Республиканың Зеленодольск районында Зеленодольск урманчылыгы һәм Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы эшенә йомгаклар ясалды

2025 елның 12 марты, чәршәмбе

Бүген Зеленодольск шәһәре администрациясе бинасында «Зеленодольск урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУнең 2024 елдагы эшенә йомгаклар ясадылар һәм 2025 елга бурычлар билгеләделәр.

Киңәшмәдә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфәт Хәбибуллин, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Эшчәнлек нәтиҗәләре турында җитәкче-урманчы Наил Абдуллин, урман хуҗалыгы директоры Илмир Шаһивәлиев һәм урман хуҗалыгы директоры урынбасары, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Эмилия Русакова сөйләделәр.

Утырышка йомгак ясап, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов белгечләргә «Экологик иминлек» милли проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектын гамәлгә ашыру, урманнарда янгын куркынычы сезонына һәм урман культуралары кампаниясенә әзерлек белән бәйле берничә йөкләмә бирде.

«Янгын куркынычы сезонына әзерләнүгә игътибарны юнәлтергә кирәк. Быел яз иртә килә һәм кар да аз, – диде ул. – Безнең төп бурычыбыз – урман янгыннарын булдырмау һәм туган республикабыз урманнарын саклап калу өчен барлык кирәкле чараларны күрү».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International