Әгерҗе урманчылыгы белгечләре 2025 елгы урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерләнәләр

2025 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

«Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре 2025 елгы урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерләнәләр. Хәзерге вакытта белгечләр урман кишәрлекләрен арендалаучыларның янгынга каршы инвентарьларын туплау пунктларын тикшерә.

Пунктларны караганда янгын сүндерү чараларының фактта булуының урманнарны үзләштерү проектларына, шулай ук РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының 2014 елның 28 мартындагы 161 номерлы боерыгы белән расланган нормаларга туры килүе тикшерелә.

Урманчылар шулай ук арендага алучыларга урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү һәм Әгерҗе урманчылыгы территориясендә янгынга каршы чаралар үткәрү кирәклеге турында хәбәр итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International