Казахстан Экология министрлыгының Урман хуҗалыгы һәм хайваннар дөньясы комитеты рәисе урынбасары Ерлан Кутпанбаев «Урман-янгын үзәге» ТР ДБУ эше белән танышты

2025 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Казахстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Урман хуҗалыгы һәм хайваннар дөньясы комитеты рәисе урынбасары Ерлан Кутпанбаев Биектау муниципаль районының Биектау авылында урнашкан ТР ДБУ «Урман янгын үзәге» III типтагы урман-янгын станциясе эше белән танышты. «Урман-янгын үзәге» ДБУ директоры Айдар Гайфуллин аңлатмалар бирде.

Ул хәбәр иткәнчә, бу станциядә 13 берәмлек техника бар, шул исәптән 4 янгын сүндерү автоцистернасы, шулай ук кирәкле янгын инвентаре һәм урман янгыннарын сүндерү өчен башка махсус җиһазлар бар.

«Татарстан Республикасында барлыгы II һәм III типтагы шуундый 25 станция эшли», - дип билгеләп үтте Айдар Гайфуллин.

Моннан тыш, очрашу барышында урман янгыннарын бетерүгә һәм кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар турында да фикер алыштылар. Ерлан Кутпанбаев бу өлкәдә Татарстан белән Казахстан арасында хезмәттәшлекнең әһәмиятен, шулай ук гадәттән тыш хәлләргә әзерлек дәрәҗәсен арттыру кирәклеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International