Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Кама Тамагы, Тәтеш һәм Кайбыч муниципаль районнарында булды

2025 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Кама Тамагы, Тәтеш һәм Кайбыч муниципаль районнарында эш сәфәрендә булды.

Кама Тамагы районында ул урман культуралары кампаниясенә һәм 2025 елгы урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Чара Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәсендә хакимият бинасында узды. Катнашучылар урман торгызу эшләре, янгынга каршы чаралар, урманнарны патрульләү һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Тәтеш районында Илгизәр Зарипов Тәтеш шәһәре хакимият бинасында узган утырышта катнашты, анда «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ һәм «Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУнең 2024 елдагы эш йомгаклары һәм 2025 елга бурычлары каралды.

Ирешелгән нәтиҗәләр турында җитәкче-урманчы Ранил Рәхмәтуллин, урман хуҗалыгы директоры Рәис Хәлитов һәм урманны саклау һәм яклау буенча инженер, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Виктор Зайкин сөйләделәр.

Кайбыч районында министрның беренче урынбасары «Кайбыч урманчылыгы» ДКУ һәм «Кайбыч махсус урман хуҗалыгы» ДБУнең узган елдагы эш йомгаклары буенча киңәшмәдә катнашты. Чара Кайбыч авылында хакимият бинасында узды.

Җитәкче-урманчы Илгиз Хәффазов, урман хуҗалыгы директоры вазыйфаларын башкаручы Фәнис Гыйльметдинов һәм кадрлар буенча белгеч, профсоюз рәисе Гөлназ Хәффазова докладлар белән чыгыш ясадылар.

Утырышка йомгак ясап, Илгизәр Зарипов ведомство буйсынуындагы учреждениеләр белгечләренә 2024 елдагы нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде.

«Фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт, – диде ул. – Хәзер бездән 2025 елның урман культуралары һәм янгын куркынычы сезонына әзерлек аеруча зур игътибар таләп итә. Урман янгыннарын кисәтү өстендә актив эшләргә кирәк. Янгынга каршы чаралар үткәрү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен контрольдә тоту һәм халыкка мәгълүмат бирү – безнең алда торган бурычлар».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International