Быелның Россиядә «Утны туктат!» янгынга каршы федераль мәгълүмат кампаниясе старт ала. Ул коры үләнгә ут төртү һәм сүндерелмәгән учаклар аркасында кеше кулы белән ясалган табигый янгыннар чыгу куркынычын киметүгә юнәлдерелгән.
Кампания барышында җәмгыятькә урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм аларны бозган өчен җаваплылык чаралары турында мәгълүмат бирү көчәйтеләчәк.
Кампания сигезенче ел рәттән РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы һәм «Авиалесохрана» ФБУ ярдәмендә узачак.