ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Актаныш һәм Минзәлә районнарында булды

2025 елның 14 марты, җомга

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Актаныш һәм Минзәлә районнарында булды. Максаты – 2025 елның янгын чыгу куркынычы янаган чорга һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмәләр үткәрү.

Актаныш районында утырыш Актаныш авылындагы хакимият бинасында узды, анда муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов катнашты.

Катнашучылар урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Минзәлә районында киңәшмә Минзәлә шәһәренең хакимият бинасында узды, анда муниципаль район башлыгы Айдар Сәлахов катнашты.

Чарада шулай ук «Минзәлә урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Минзәлә урман хуҗалыгы» ТР ДБУнең 2024 елдагы эш йомгаклары каралды. Ирешелгән нәтиҗәләр турында җитәкче-урманчы Айрат Минһаҗев һәм урман хуҗалыгы директоры Айдар Хәлиуллин сөйләде.

Утырышка йомгак ясап, министр Равил Кузюров экологик иминлекне тәэмин итү һәм республика урманнарын саклау өчен уртак эшнең мөһимлеген ассызыклады.

«Тиздән урманнарда янгын куркынычы сезоны ачылачак, – диде ул. – Урман янгыннарына каршы көрәштә без бары тик уртак тырышлык белән генә нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International