Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында 2025 елда урманнарны саклау чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский үткәрде.
Чарада урман комплексының төбәк идарә органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин катнашты.
Төп доклад белән урманнарны яңадан торгызу һәм саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары – урманнарны саклау бүлеге җитәкчесе Илья Кротов чыгыш ясады.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2025 елда Татарстан Республикасында урманнарны саклау максатларында 2400 гектарда урман патологиясе тикшерүе, шулай ук 995,7 гектарда санитар-савыктыру чаралары үткәреләчәк, шул исәптән 815 гектарда ликвид булмаган агачлар җыеп алыначак.