Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 187 нче күппрофильле лицейда 2024 елгы «Профессионаллар» һәм «Абилимпикс» чемпионатларында җиңүчеләр, призерлар һәм остазлар белән очрашты.
«Мондый очрашуларның күркәм традициягә әверелүе сөендерә», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Узган ел катнашучылар республиканы лаеклы тәкъдим иттеләр.
«Татарстан гадәттәгечә «Профессионаллар» һәм «Абилимпикс» хәрәкәтләрендә дә алдынгы урынны алып тора. Без һәрвакыт призлы өчлектә торабыз», – дип билгеләп үтте ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов.
«Профессионаллар» – һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионаты хәрәкәте. Узган ел Татарстан индустриаль зачетларда 41 медаль алды, шуларның 11е – алтын.
«Абилимпикс» – инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча Илкүләм чемпионат. Гомумкоманда зачетында татарстанлылар икенче урынны алдылар. Барлыгы республика 66 медаль алды, шуларның 26сы – алтын.
Очрашу нәтиҗәләре буенча остазларны һәм ике чемпионатта катнашучыларны бүләкләү булды.
«Без сезнең белән горурланабыз. Ышанам ки, сезнең казанышлар яңа җиңүләргә рухландырыр, хәрәкәт үсешенә этәргеч бирер», – дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
Очрашуда «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ 4 курс студентлары Никита Мөбарәков, Максим Захаров, Данил Чеботарев һәм Лубян урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Милена Конькова катнашты. Аларның һәркайсы үз өлкәләрендә искиткеч осталыкларын һәм белемнәрен күрсәтте, бу аларга «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионатының сайлап алу (төбәкара) этабында призлы урыннар алырга мөмкинлек бирде.
Никита Мөбарәков «Урман аударучы» компетенциясендә 1 нче урынга лаек булды, аның осталыгы һәм профессионаллыгы экспертлар тарафыннан югары бәяләнде. Максим Захаров һәм Данил Чеботарев «Урман таксациясе» компетенциясендә 3 нче урынны алдылар, командада бик яхшы хезмәттәшлек күрсәттеләр. Милена Конькова «Урманнан файдалану һәм урманнарны торгызу инженериясе» чемпионаты компетенциясендә яшүсмерләр арасында 3 нче урынны яулады, бу яшьтәшләре өчен ачык үрнәк булды.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы материаллары файдаланылды