Бүген Бөтенроссия команда-штаб өйрәнүләренең йомгаклау этабы кысаларында Россиянең гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм системасының территориаль ярдәмче системасында Казан звеносы хезмәткәрләре табигый янгыннар аркасында килеп чыккан гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча гамәли эшләр башкардылар. Өйрәнүләргә Казан янгын-коткару гарнизоны, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы көчләре һәм чаралары, медиклар, полиция хезмәткәрләре, транспортчылар, шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең аэромобиль төркеменең шәхси составы җәлеп ителде.
Бүгенге өйрәнүләр риваяте буенча Казан шәһәренең Совет районында ландшафт янгыны турында хәбәр алынды. Якынча мәгълүматларга караганда, 5 гектар мәйданда коры үсемлекләр яна. Көчле җил аркасында ут зуррак мәйданнарга күчә, янгынның якын-тирәдәге «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ урман биләмәләренә таралу куркынычы да бар.
Табигый янгын урынына беренчеләрдән булып «Урман-янгын үзәге» ТР ДБУ хезмәткәрләре килде. Ранецлы янгын сүндергечләр ярдәмендә алар янгынны локальләштерә башладылар.
Шул ук вакытта урманда янгын сүндерүчеләргә ярдәмгә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе аэромобиль төркеме килеп кушылды. Шартлы табигый янгынны сүндерү өчен Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының МИ-8 вертолеты җәлеп ителде.
Өйрәнүләрне өйрәнгәндә төп көч шартлы урман утының «Дуслык» балаларны савыктыру комплексына һәм «Казанка-2» бакчачылык ширкәтенә күчүенә юл куймау чараларын күрүгә, янгынны локальләштерүгә һәм бетерүгә, гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен киметүгә, эвакуация чараларын үткәрүгә һәм халыкның тормышын беренче чиратта тәэмин итүгә юнәлтелде.
Шартлы табигый янгын ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең уртак тырышлыгы белән локальләштерелде һәм бетерелде.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе матбугат хезмәте материаллары файдаланылды