Әлмәт урманчылыгы белгечләре Халыкара урман көненә багышланган дәресләр үткәрделәр

2025 елның 19 марты, чәршәмбе

«Әлмәт урманчылыгы» ТР ДКУ белгечләре Халыкара урманнар көненә багышланган дәресләр үткәрделәр.

Поташ Аланы кишәрлеге урманчылыгы урманчысы Әдип Шәңгәрәев һәм урман торгызу буенча инженер Диана Әюпова Иске Михайловка урта мәктәбенең «СПЭКТР» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр белән очраштылар. Очрашу барышында алар урманнарның роле һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга һәркемнең үз өлешен кертә алуы турында сөйләделәр.

Кама-Исмәгыйль кишәрлеге урманчылыгының кишәрлек урманчысы Рәфыйк Насыйбуллин Яңа Нәдер урта мәктәбенең «Елочка» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәрде. Ул урманнар, шулай ук урманнарны торгызу һәм урман утыртмаларын карауның практик аспектлары турындагы белемнәре белән уртаклашты.

Халыкара урманнар көне ел саен 21 мартта билгеләп үтелә. Бәйрәм БМО Генераль Ассамблеясы карары белән 2012 елның 21 декабрендә гамәлгә куелган. Халыкара урманнар көненең төп максаты – җәмәгатьчелекне урманнарны саклау проблемасына җәлеп итү, урман экосистемасының әһәмияте, аны яклау һәм торгызу чаралары турында мәгълүмат бирү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International