«Планета - безнең байлыгыбыз» россиякүләм бәйгесенә эшләр кабул итү дәвам итә

2025 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

«Планета - безнең байлыгыбыз» россиякүләм бәйгесенә эшләр кабул итү дәвам итә. Конкурс «Наше достояние» мәгълүмат-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы инициативасы белән территориянең тотрыклы үсешенә, инновацион экологик технологияләргә һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга кызыксыну уяту максатында үткәрелә.

Аңа 10 яшьтән 25 яшькә кадәрге яшьләр кушыла ала. Катнашу өчен индивидуаль рәвештә яки команда составында (3 авторга кадәр) сайлап алынган 22 номинация кысаларында үз проектыңны эшләргә һәм тәкъдим итәргә кирәк.

Шунысы игътибарга лаек, номинацияләр тематикасы төрле һәм теләге булган һәркем күңеленә хуш килгәнне таба алачак. Номинацияләрнең төп юнәлешләре: «Минем төбәгемнең тотрыклы үсеше», «Минем экологик яшәү рәвешем»,  «Эко-технологияләр», «Эко-геройлар: планета өчен уеннар», «Эко-инициатива», «Эко-сәнгать», «Эко-журналистика», «Эко-туризм».

Конкурс ике турда үткәрелә:

  1. 11 майга кадәр – гаризалар һәм конкурс эшләре кабул итү;
  2. 29 июнь – 1 июль  – Мәскәүдә-проектны турыдан-туры яклау.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны сез сайтта белә аласыз: https://nashe-dostoyanie.ru/planeta/2025.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International