Әгерҗе районында Әгерҗе урманчылыгы һәм Әгерҗе урман хуҗалыгы эшенә йомгак ясадылар

2025 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Әгерҗе шәһәренең хакимият бинасында «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ һәм «Әгерҗе урман хуҗалыгы» ДБУнең 2024 елдагы эшенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, муниципаль район башлыгы Ленар Нургаянов, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Җитәкче-урманчы Владимир Ишморатов һәм беренчел профсоюз оешмасы рәисе, урман мастеры Виолетта Красноперова нотыклар белән чыгыш ясады.

Утырыш барышында узган елда башкарылган урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләренә йомгаклар каралды һәм 2025 елның 2 нче кварталына бурычлар билгеләнде.

Киңәшмәгә йомгак ясап, министр Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләр белгечләренә югары профессионализм һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

«Алдагы чорга беренче чираттагы бурыч – урман культуралары һәм янгын куркынычы булган сезоннарга сыйфатлы әзерлек. Урман янгыннарын булдырмау өчен мөмкин булган барлык чараларны күрергә кирәк», – диде Равил Кузюров.

Әгерҗе районына эш сәфәре кысаларында министр шулай ук республика программасы буенча урманчылыкның административ бинасын ремонтлауның барышы белән танышты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International