ТР урман хуҗалыгы министры Р.Ә. Кузюровның Халыкара урманнар көне белән котлавы

2025 елның 21 марты, җомга

Хөрмәтле дуслар!

Ел саен 21 мартта дөньяда Халыкара урманнар көне билгеләп үтелә. Аның максаты ­– урманнарның барлык төрләренең әһәмияте турында җәмәгатьчелеккә мәгълүмат җиткерү һәм аларның экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре турында хәбәрдарлыкны арттыру.

2025 елгы Халыкара урманнар көненең темасы – «Урманнар һәм азык-төлек». Ул урманнар һәм авыл хуҗалыгы арасындагы өзелмәс элемтәне, шулай ук аларның азык-төлек иминлеге өчен әһәмиятен ассызыклый. Урманнар кырларны эрозиядән саклый, туфракта дымны сакларга булыша, бу исә авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгына уңай йогынты ясый. Моннан тыш, урманнар – төрле ресурслар чыганагы, аларда гөмбәләр, җиләкләр һәм чикләвекләр үсә, алар безнең рационны баетып кына калмый, локаль икътисадның мөһим элементы да булып торалар.

Быел без Татарстан Республикасында урманнарны саклау һәм торгызу буенча актив эшне дәвам итәбез. «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында «Урманнарны саклау» федераль проекты, шулай ук урман утыртмаларының торышын яхшыртуга һәм аларның продуктлылыгын арттыруга юнәлдерелгән башка инициативалар гамәлгә ашырыла.

Ләкин урманнар турында кайгырту – гомуми җаваплылык икәнен онытырга ярамый. Безнең һәрберебез, агач утырту һәм урманнарны чүп-чардан чистарту акцияләрендә катнашып, урман экосистемаларын саклауга үз өлешен кертә ала. Балаларга табигатькә сакчыл караш тәрбияләү дә мөһим. Бары тик уртак тырышлык белән генә без урманнарны киләчәк буыннар өчен саклап кала алачакбыз.

Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар! Урманнарыбыз сәламәт, табигатебез чиста һәм матур булсын!

 

 

ТР урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International