Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы расланды

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнехановның 19.03.2025 ел, № 136 боерыгы белән Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы расланды. Әлеге документ Татарстан Республикасының дәүләт казна учреждениеләре – урманчылыклар территорияләрендә урман янгыннарын сүндерү планнары нигезендә төзелде.

Элегрәк җыелма план Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты, «Авиалесохрана» ФБУ һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы белән килештерелгән иде.

ТР территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планында республика урманнары, урман янгыннары формированиеләре, янгын сүндерү техникасы һәм җайланмалары саны, урманнарда янгын куркынычы дәрәҗәсе нигезендә мондый чараларны җәлеп итү һәм куллану тәртибе һәм башкалар турында белешмәләр күрсәтелгән.

Исегезгә төшерәбез, урман янгыннары мәйданын киметү «Экологик иминлек» илкүләм проектына караган «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектының  максатчан индикаторы булып тора. 2025 елдан Россиядә эшчәнлекнең барлык өлкәләренә диярлек кагыла торган яңа илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International