Татарстан Республикасында урман янгыннарын сүндерү станцияләренең 2025 елда башланачак урманнарда янгын куркынычы янаган чорга әзерлеге тикшерелә. Комиссия составында Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты хезмәткәрләре – урманнарны саклауны контрольдә тоту һәм анализлау бүлеге башлыгы Валерий Захаров һәм әйдәп баручы белгеч-эксперт Анастасия Клюкина бар.
Белгечләр республиканың Шәһәр яны, Түбән Кама, Арча, Ары, Болгар урман хуҗалыкларының урман янгыннары станцияләрендә, шулай ук «Урман-янгын үзәге» ТР ДБУ булдылар инде.
Тикшерүләр барышында урман янгыннарын сүндерү станцияләренең техника, җайланмалар һәм урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү буенча башка чаралар белән комплектлануына, биналар һәм корылмаларның торышына, шәхси составны әзерләүгә һәм станция эшен регламентлаучы техник документлар булуына игътибар бирелде.