2025 елның 30 маеннан 1 июненә кадәр Екатеринбург шәһәрендә «Екатеринбург-ЭКСПО» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында «Единство. Согласие. Развитие» халыкара хатын-кызлар форумы узачак. Чара дәүләтнең граждани-сәяси тормышында хатын-кызларның позицияләрен ныгытуга һәм җәмгыятьне үстерүдә аларның ролен күтәрүгә юнәлдерелгән.
Форум Свердловск өлкәсе Хөкүмәте тарафыннан «Россия хатын-кызлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасының Свердловск төбәк бүлеге белән берлектә Шанхай хезмәттәшлек оешмасы әгъзалары булган дәүләт башлыклары советы ярдәмендә уздырыла.
Форумның эш программасы кысаларында Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин инициативасы белән башланган илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга багышланган панель сессияләр узачак. Демографик вәзгыятьне яхшыртуда һәм гаилә институтын ныгытуда, сәламәтлекне саклау технологияләрен эшләүдә, экологик иминлек һәм яшәү өчен инфраструктура булдыруда, халыкара кооперацияне үстерүдә, патриотик тәрбиядә хатын-кыз роленә аерым игътибар биреләчәк. Форумда балалар һәм хатын-кызлар өчен инновацион товарларның киң ассортиментын үз эченә алган күргәзмә күрсәтеләчәк.
Тулырак мәгълүматны монда белергә мөмкин: https://woman-forum.ru.