Алабуга районында Россия Федерациясе Герое А.Н.Епанешников исемендәге 3 нче урта мәктәптә, 10 нчы күппрофильле лицейда һәм Бехтерев урта мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү очрашулары узды.
Очрашу кысаларында «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ укытучысы Гөлнур Гаянова көллият тарихы, студентлар өйрәнә торган белгечлекләр һәм дисциплиналар, үткәрелә торган мәдәни-массакүләм чаралар, 2024 елда көллияткә кабул итү нәтиҗәләре һәм 2025 елда кабул итү үзенчәлекләре турында сөйләде.
Моннан тыш, чараларда «Алабуга урманчылыгы» ТР ДКУ инженерлары Алевтина Согорина һәм Оксана Смирнова чыгыш ясады. Алар урманнарны саклау һәм яклауның мөһимлеген ассызыкладылар, шулай ук балаларга урман хуҗалыгы белән бәйле һөнәрләр турында мәгълүмат бирделәр. Аларның эшләрендәге кызыклы фактлар һәм гамәли мисаллар укучыларны экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә һөнәр сайлау турында уйланырга дәртләндерде.
Очрашулар азагында укучылар сораулар бирделәр һәм үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар.