Әгерҗедә «Кошларга өй бүләк итик!» экологик акциясе узды. Чарада «Әгерҗе урманчылыгы» ТР ДКУ кишәрлек урманчысы Дилүс Сабитов, урман мастеры Илназ Фәйзуллин һәм 5 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты.
Акция кысаларында балалар урманчылар белән бергә «Орешник» паркында сыерчык оялары элеп чыктылар. Бу канатлы хайваннар өчен уңайлы мохит тудыруга гына түгел, ә балаларга кошларның роле һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәтнең әһәмияте турында күбрәк белергә мөмкинлек тә бирде.
Очрашу азагында урман тармагы белгечләре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә кошларга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр. Күңелле сюрприз сыйфатында аларга магнитлар һәм татлы ризыклар бүләк итеп, бу көн һәркем өчен онытылмаслык булды.
Мондый акцияләр үсеп килүче буында экологик аң формалаштыруда мөһим роль уйный, аларга табигатьнең кыйммәтен һәм аны саклау кирәклеген аңларга ярдәм итә.