«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгендә 2024 елда Татарстан Республикасы урманнарының санитария һәм урман патологиясе торышына күзәтү ясадылар.
Анализ нәтиҗәләре буенча ел ахырына тотрыклылыгы бозылган һәм юкка чыккан утыртмаларның мәйданы 11,5 мең га тәшкил иткән. Урманнарның зәгыйфьләнүенә уңайсыз һава шартлары һәм туфрак-климат факторлары сәбәпче булган.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм ТР Урманны саклау үзәге тарафыннан урманнарның торышын яхшырту өчен чаралар күреләчәк. Урман патологиясен тикшерү һәм санитар-савыктыру чаралары, шулай ук урман корткычларын исәпкә алу планлаштырылган.