Урман янгыннарын сүндерү буенча эшчәнлекне координацияләү буенча федераль штаб утырышында урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында Урман янгыннарын сүндерү буенча эшчәнлекне координацияләү буенча федераль штаб утырышы булып узды.

Видеоконференция режимында узган чарада урман хуҗалыгының төбәкләрдәге идарә органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашты.

Төп доклад белән Рослесхозның урманнарны янгыннан саклау идарәсе башлыгы Евгений Писаревский чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, апрельдә Россия Федерациясенең күпчелек субъектларында һаваның уртача тәүлеклек температурасы күтәрелү көтелә.

«Димәк, урманнарда янгын куркынычы классы да артачак, – диде Евгений Писаревский. – Гадәттән тыш хәлләрне булдырмау максатыннан төрле чаралар күрергә кирәк».

Киңәшмәдә катнашучылар янгын куркынычы булган вәзгыятьне мониторинглау, янгынга каршы чаралар үткәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International