«Лесной родник» мәктәп урманчылыгы тәрбияләнүчеләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Урман музеенда булдылар

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Әлмәт районы Урман-Кәләй урта мәктәбенең «Лесной родник» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Урман музеенда булдылар. Бу чара укучыларга урманнар һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәтнең әһәмияте турында күбрәк белү өчен менә дигән мөмкинлек булды.

Балалар өчен экскурсияне музей директоры Илгиз Зарипов үткәрде. Ул Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының тарихы, урманнарның мөһим экологик һәм социаль функцияләре, аларны саклауның һәм торгызуның заманча ысуллары турында сөйләде.

Моннан тыш, укучылар үткәрелә торган табигатьне саклау акцияләре, шулай ук аларның һәркайсының табигатьне саклауга үз өлешен кертә алуы турында белделәр.

«Музейда экскурсия бик күп уңай хисләр калдырды. Авиалесоохрана десантчы-янгын сүндерүчеләр хезмәте, аларның батырлыгы һәм фидакарьлеге мине сокландыра, – дип билгеләп үтте «Лесной родник» берләшмәсендә катнашучы Макар Грачев. – Без балалар белән урманнарны саклау эшен дәвам итәчәкбез һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлдерелгән проектларда актив катнашачакбыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International