Министрлыкта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Утырышта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, эшләр белән идарә итүче Эльмира Шагаева, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Иҗтимагый советы вәкиле Илгиз Зарипов, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Чарада докладлар белән дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире, коррупция һәм башка хокук бозуларны кисәтү өчен җаваплы Эльвира Зыятдинова, дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман төзелеше бүлеге башлыгы Алексей Мосунов, дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров, урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев һәм  «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ директоры Рим Фәхразыев чыгыш ясады.

Эльвира Зыятдинова хәзерге вакытта декларация кампаниясенең дәвам итүе турында сөйләде. «Кадрлар хезмәте дәүләт граждан хезмәткәрләренә һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләренә керемнәр турында белешмәләр биргәндә консультацияләр бирә, – дип билгеләп үтте ул. – «Интернет» челтәрендә хезмәткәрләрнең шәхси битләренең адреслары турындагы мәгълүматларны кабул итү эше төгәлләнде.

«Шулай ук беренче кварталда дәүләт граждан хезмәткәрләре анкеталарындагы мәгълүматларны актуальләштерү буенча да эш башкарылды, – дип өстәде Эльвира Зыятдинова. – Анкеталарга мәнфәгатьләр каршылыгы булу-булмавына анализ ясалды, хокук бозулар ачыкланмады».

Алексей Мосунов һәм Тимур Галиев катнашучыларны коррупция күренешләрен киметү һәм урман законнарын бозуларны кисәтү максатында гамәлгә ашырыла торган чаралар белән таныштырдылар. Аерым алганда, алар үз бүлекләре тарафыннан күрсәтелә торган барлык дәүләт хезмәтләренең электрон рәвешкә күчерелүен, бу аларның һәркем файдалана алырлык булу дәрәҗәсен арттыруын, аларны алу процедурасын үтә күренмәле итүен һәм коррупция куркынычларын киметүен хәбәр иттеләр.

Айрат Әхмәров урман утыртмаларын законсыз кисүне ачыклау һәм кисәтү, Рим Фәхразыев Лубян урман-техник көллиятендә хокук бозуларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча башкарылган эшләргә тукталды.

Утырышка йомгак ясап, министр Равил Кузюров контроль-күзәтчелек чараларының сыйфатын яхшырту кирәклеген ассызыклады. «Урман законнарын бозуларны һәм урман утыртмаларын законсыз кисүләрне булдырмау максатыннан урман кишәрлекләрен контрольдә тотуны һәм патрульләүне көчәйтергә кирәк», – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International