«Яңа проектларны эшләтеп җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКО Евразия икътисадый комиссиясе белән берлектә «Яшел Евразия» халыкара климат конкурсын уздыра. 2025 елда катнашучылар климат эшчәнлегенең төрле юнәлешләре буенча 12 номинациядә үз проектларын тәкъдим итә алалар. Конкурс төрле категориядәге катнашучылар өчен үткәрелә: коммерция оешмалары, дәүләт учреждениеләре, хакимият һәм җирле үзидарә органнары, коммерциячел булмаган оешмалар, ЕАЭС төрле дәүләтләреннән һәм өченче илләрдән физик затлар.
Гаризалар 31 мартка кадәр конкурс сайтында кабул ителәчәк: https://greeneurasia.asi.ru/.
Һәр номинациядә җиңүчеләр һәм финалистлар билгеләнәчәк. Бүләкләү тантанасы Минск шәһәрендә (Беларусь Республикасы) Евразия икътисадый форумы кысаларында узачак.