Урман тармагы белгечләре Халыкара кошлар көненә багышланган чаралар үткәрә

2025 елның 28 марты, җомга

Татарстан Республикасының урман тармагы белгечләре Халыкара кошлар көненә багышланган чаралар үткәрә. Мәсәлән, «Биләр урманчылыгы» ТР ДКУ хезмәткәрләре Аксубай районының Емелькино урта мәктәбендә сыерчык оялары ясау буенча мастер-класс оештырдылар. Укучылар белән бергә 12 сыерчык оясы ясалды.

«Чирмешән урманчылыгы» ТР ДКУ белгечләре һәм «Чирмешән лицее» МББУ укучылары Чирмешән авылындагы паркта һәм урман фонды территориясендә сыерчык ояларын элеп чыктылар. Барлыгы 16 сыерчык оясы эленде.

Исегезгә төшерәбез, Халыкара кошлар көне ел саен 1 апрельдә билгеләп үтелә. Экологик бәйрәмнең максаты – кошларның төрләрен һәм санын саклау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International