26-28 март көннәрендә Йошкар-Ола шәһәрендә Идел буе дәүләт технология университеты базасында «Волгатех урман кубогы» һөнәри осталык төбәкара конкурсы узды.
Ярышларда Мари Эл Республикасы, Татарстан, Башкортстан, Киров, Түбән Новгород, Пенза, Владимир, Мәскәү өлкәләреннән һөнәри белем бирү учреждениеләре командалары катнашты.
Татарстаннан «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студентлары Евгения Александрова, Ангелина Мөбарәкова, Азат Фәсхетдинов һәм Раил Исмәгыйлев чыгыш ясады.
Конкурс «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Урман әзерләү технологиясе» һәм «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше» белгечлекләре буенча үткәрелде. Теоретик һәм практик өлешләр каралган иде.
Конкурс йомгаклары буенча Азат Фәсхетдинов конкурсның практик этабы, шулай ук «Катнаш кисү белән кисү» һәм «Аач аудару» күнегүләре (белгечлеге – «Агач әзерләү технологиясе») йомгаклары буенча 1 нче урынны алды. Евгения Александрова һәм Ангелина Мөбарәкова конкурсның практик этабының «Проект биремен гамәлгә ашыру» икенче туры йомгаклары буенча 3 нче урынга лаек булдылар («Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше» белгечлеге).
Котлыйбыз!