ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров өстәл теннисы буенча халыкара турнирны ачу тантанасында катнашты

2025 елның 29 марты, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Байлар Сабасы бистәсендә өстәл теннисы буенча халыкара ярышларны, шулай ук РСФСР һәм ТАССРның Атказанган урманчысы, «Почет билгесе» һәм «Октябрь революциясе» орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган XXIII ачык шәхси-команда республика ярышларын ачу тантанасы узды.

Чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Әмир Хәмитов, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм башкалар катнашты. Алар спортчыларны котлап, ярышларда уңышлар теләделәр.

Быел турнирга Россия, Беларусь, Иран, Кытай, Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан 250дән артык кеше җыелды. Катнашучылар төрле категорияләрдә призлы урыннар өчен көрәшеп, үзләренең осталыкларын һәм спорт рухын күрсәтәчәкләр.

Ярышларга йомгак иртәгә, 30 мартта ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International