Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президенты киңәшчесе Игорь Левитин өстәл теннисы буенча халыкара ярышларны ябу тантанасында һәм өстәл теннисы буенча XXIII ачык шәхси-команда республика ярышларында катнаштылар.
Чара «САБА-АРЕНА» универсаль спорт комплексында (Байлар Сабасы штп.) узды. Анда шулай ук ТР спорт министры Владимир Леонов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, өстәл теннисы буенча халыкара ярышлар һәм өстәл теннисы буенча XXIII ачык республика шәхси-команда ярышлары 28-30 март көннәрендә РСФСР һәм ТАССРның Атказанган урманчысы, «Почет билгесе» һәм «Октябрь революциясе» орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә үткәрелде. Ярыш РФ Спорт министрлыгының рәсми календарь планына кертелгән. Өстәл теннисы буенча турнир Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогында уза. Быел турнир Россия, Беларусь Республикасы, Иран, Кытай, Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан 250дән артык кешене җыйды.
Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Левитин турнирда җиңүчеләрне бүләкләүдә катнаштылар.
Игорь Левитин оештыручыларга – Татарстан Республикасына һәм РФ Өстәл теннисы федерациясенә рәхмәт белдерде, шулай ук бүген төбәктә өстәл теннисы белән шөгыльләнү өчен тагын биш спорт үзәге ачылуы турында да искәртте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан спортчыларны бу турнирда күрүенә һәрвакыт шат булачак. «23 ел элек башланган иде, һәм бүген ул инде халыкара турнир. Шулай ук турнирны оештыручыларга, Саба районы хакимиятенә, өстәл теннисын яратучыларга, ә иң мөһиме – ярышларда катнашучыларга рәхмәт белдерәсем килә. Бу чит илләрдән дә, Россия төбәкләреннән дә, Татарстан районнарыннан да килгән спортчылар. Сезгә – афәрин, зур спорт уңышлары телим!» – диде Рөстәм Миңнеханов, спортчыларга һәм җанатарларга мөрәҗәгать итеп.
Бүләкләү тантанасында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.
Чара гомуми фотога төшү белән тәмамланды.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Саба районында (Лесхоз поселогында) әтисе – РСФСР һәм ТАССРның Атказанган урманчысы, «Почет билгесе» һәм «Октябрь Революциясе» орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов җирләнгән урында булды.
ТР Рәисенең матбугат хезмәте материаллары файдаланылды