ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман сагын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2025 елның 31 марты, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман сагын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чараны урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде.

Видеоконференция режимында узган чарада министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, эшләр белән идарә итүче Эльмира Шагаева, республика урманчылыкларының җитәкче-урманчылары һәм кишәрлек урманчылары катнашты.

Төп нотык белән дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров чыгыш ясады.

Ул хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта урман утыртмаларын законсыз кисү патрульлек итү ярдәмендә генә түгел, ә җирне дистанцион зонд белән тикшерү технологияләре ярдәмендә дә ачыклана.

«2024 елда Татарстанда урман утыртмаларын законсыз кисүнең 59 очрагы ачыкланды, – диде Айрат Әхмәров. – 2023 ел белән чагыштырганда очраклар саны 50% кимеде».

Урман законнарын бозуларны кисәтү максатларында җитәкче-урманчыларга профилактик эшне көчәйтергә кирәк, шул исәптән «Инспектор» мобиль кушымтасын кулланып та, дип өстәде ул.

Киңәшмәгә министр Равил Кузюров йомгак ясады. Ул контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең сыйфатын яхшыртырга кирәклеген билгеләп үтте.

«Без урман утыртмаларын законсыз кисүгә каршы көрәштә кулай булган барлык коралларны кулланырга тиеш, – дип ассызыклады Равил Кузюров. – Фактларны вакытында ачыклау гына түгел, киләчәктә мондый очракларны булдырмас өчен актив рәвештә профилактик чаралар уздыру да мөһим».

Министр 31 марттан урманнарда янгын куркынычы сезонының да ачылуы турында хәбәр итте. «Янгын куркынычы торышына мониторингны көчәйтергә һәм урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча комплекслы чаралар үткәрергә кирәк», – дип йомгаклады Равил Кузюров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International