Мамадыш районында Кама һәм Мамадыш урманчылыклары эшчәнлегенә йомгак ясалды

2025 елның 1 апреле, сишәмбе

Бүген Мамадыш шәһәре администрациясе бинасында 2024 елда Кама, Мамадыш урманчылыклары һәм Кама, Мамадыш урман хуҗалыклары эшчәнлегенә йомгак ясалды. Киңәшмәдә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Никифоров, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Ирешелгән нәтиҗәләр турында җитәкче-урманчылар Альберт Шамилов, Әхәт Хәсәнов, урман хуҗалыклары директорлары Фәрит Мөгминов һәм Рафаил Мөбарәкшин сөйләде.

Киңәшмә барышында узган елда башкарылган урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләренә йомгак ясалды, «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектын гамәлгә ашыру һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов ведомство буйсынуындагы учреждениеләр белгечләренә нәтиҗәле, фидакарь хезмәтләре һәм үз эшләренә бирелгәнлекләре өчен рәхмәт белдерде.

Ул шулай ук 31 марттан Татарстанда урманнарда янгын куркынычы сезонының ачылуы турында да ассызыклады. «Урманнарда патрульлек итүне көчәйтергә кирәк, – диде Илгизәр Зарипов. – Урман янгыннарын булдырмау өчен теләсә нинди куркынычларга оператив җавап бирү мөһим».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International