Бүген Сарман авылындагы хакимият бинасында 2025 елның урман культуралары һәм янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район башкарма комитеты, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр белгечләре катнашты.
Киңәшмәдә доклад белән «Азнакай урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Эдуард Чикуров чыгыш ясады.
Чара барышында урман торгызу эшләрен башкару, саклагыч урман утыртмаларына нигез салу, табигатьне саклау акцияләрен оештыру һәм янгын куркынычы чорын уздыру мәсьәләләре каралды.
«Хәзер көн тәртибендәге төп мәсьәләләр – урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм урман культуралары сезоны кысаларында комплекслы эшләр башкару, – дип билгеләп үтте министр Равил Кузюров. – Урман янгыннарына каршы пропаганданы көчәйтергә һәм янгын куркынычы булган хәлне системалы рәвештә мониторинглауны тәэмин итәргә кирәк».
Министр шулай ук урман янгыннарын кисәтү мәсьәләләрендә барлык структуралар һәм оешмаларның үзара хезмәттәшлегенең мөһимлеген ассызыклады.