Республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә Халыкара кошлар көнен билгеләп үттеләр

2025 елның 2 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләрендә Халыкара кошлар көнен билгеләп үттеләр.

Көчек урта гомуми белем бирү мәктәбендә әлеге экологик бәйрәмгә багышланган әңгәмә узды. Укучылар алдында «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ Шаршады кишәрлеге урманчылыгының урман мастерлары Миндар Галиев һәм Рушан Садыйковлар чыгыш ясады. Алар укучыларга кошлар, аларны саклауның әһәмияте, шулай ук кошларның  табигатьтә һәм кеше тормышында роле турында сөйләделәр.

Бураково урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Кошлар турында син нәрсә беләсең?» дигән викторина оештырылды. «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр командаларга бүлешеп, кошларның тормышы һәм гадәтләре белән бәйле сорауларга җавап бирделәр.

А.А. Соколовский исемендәге 2 нче Тәтеш урта мәктәбе укучылары сыерчык оялары ясап, аларны «Тәтеш урманчылыгы» ТР ДКУ тапшырдылар.

Исегезгә төшерәбез, Халыкара кошлар көне 1 апрельдә билгеләп үтелә. Аның максаты – кошларның төрлелеген һәм исәбен саклау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International