Урман янгыннарын сүндерү буенча эшчәнлекне координацияләү буенча федераль штаб утырышында урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында Урман янгыннарын сүндерү буенча эшчәнлекне координацияләү буенча федераль штаб утырышы булып узды.

Видеоконференция режимында узган чарада Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский, урман хуҗалыгының төбәкләрдәге идарә органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, «Урман-янгын үзәге» ТР ДБУ  директоры Айдар Гайфуллин катнашты.

Утырыш барышында урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, урман фонды җирләрендә патрульлек итү, янгынга каршы чаралар башкару мәсьәләләре каралды.

Шулай ук агымдагы урман янгыннары турында төбәкләрнең урман ведомстволары вәкилләре дә сөйләде.

ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Татарстан Республикасында 132 термик нокта һәм башка категориядәге, шул исәптән урман фонды белән чиктәш җирләрдә, янгын чыгуның 104 очрагы теркәлгән. Узган елның шул ук датасына 2 термик нокта һәм 2 янгын очрагы теркәлгән булган.

«Урман янгыннарын булдырмау максатларында янгын куркынычы булган хәлгә космик һәм җир өсте мониторингы алып барыла, термик нокталар һәм янгыннар турындагы хәбәрләргә оператив җавап бирү тәэмин ителде», – дип өстәде Илгизәр Зарипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International