Бөек Ватан сугышы ветераннары: Абрамов Борис Михайлович

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан без «Ветераннар китә, ләкин хәтер исән...» рубрикасын ачып җибәрергә булдык, анда сугыш геройлары, Татарстан Республикасының урман тармагы ветераннары турында сөйләячәкбез. Бүген ветеран Борис Михайлович Абрамов язмышы белән уртаклашабыз.

Борис Абрамов 1919 елда Татарстан АССР Арча районы Лесхоз поселогында туа. 1942 елда А.М.Горький исемендәге Идел буе урман-техника институтын тәмамлап, «урман хуҗалыгы инженеры» белгечлеген ала.

Шул ук елны Борис Абрамов Совет армиясе сафларына алына. Сугышчан юлын Карелия фронтында башлый, аннары Украина, Чехословакия, Венгрия, Австрияне азат итүдә катнаша.

Сугыш беткәч, 1945 елда Борис Абрамов Арчаның 1 нче урта мәктәбендә хәрби җитәкче булып эшли башлый. 1949 елда тормышын урман хуҗалыгы белән бәйли. Башта инженер, аннары 1955 елдан 1979 елга кадәр Арча урман хуҗалыгы директоры булып эшли.

Аның җитәкчелегендә агач эшкәртү цехы, ылыслы-витаминлы цех, янгын-химия станциясе, китапханә, кунакханә, балалар бакчасы һәм башка объектлар төзелә. Арча урман хуҗалыгы берничә тапкыр Кызыл байраклар, мактау грамоталары һәм дипломнар белән бүләкләнгән.

Борис Абрамов «Батырлык өчен» медале, «Почет билгесе», «II дәрәҗә Ватан сугышы» орденнары белән бүләкләнә, «Татарстан АССР Атказанган урманчысы» дигән мактаулы исемгә лаек була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International