Бүген Министрлыкта «Урман-янгын үзәге» ТР ДБУ 2024 елдагы эшенә йомгак ясап, алдагы чорга бурычлар билгеләнде. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде.
Утырыш эшендә Министрлык һәм «Урман-янгын үзәге» ТР ДБУ структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Төп доклад белән директор Айдар Гайфуллин чыгыш ясады. Ул искәртеп узганча, үзәк составына урман янгыннарын сүндерү бөенча III типтагы 5 станция һәм төбәк диспетчерлык хезмәте керә, дип искәртеп узды.
«2024 елда урманнарда янгын куркынычы сезоны 15 апрельдә ачылды һәм 25 октябрьдә ябылды, ул 193 көн дәвам итте. Бу чорда башка категория җирләрдә, шул исәптән урман фонды белән чиктәш җирләрдә дә, 224 янгын очрагы теркәлгән», – диде Айдар Гайфуллин.
Ул кыскача гына узган елда урманнарны янгынга каршы төзекләндерү, урман фондына авиация патруле уздыру һәм урман янгыннарына каршы пропаганда буенча башкарылган чаралар комплексына тукталды.
Доклад белән шулай ук кадрлар буенча белгеч, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Оксана Фәхретдинова чыгыш ясады.
Киңәшмәгә йомгак ясап, Илгизәр Зарипов белгечләргә узган елгы нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
«31 марттан урманнарда 2025 елның янгын куркынычы сезоны ачылды, – диде ул. – Ул киеренке булыр дип көтелә. Фаразланган мәгълүматларга караганда, янгын куркынычы апрель аенда республиканың көньяк-көнбатыш өлешендә һәм май аенда Татарстанның бөтен территориясендә көтелә».
«Янгын куркынычы булган чорны гадәттән тыш хәлләрсез уздыру һәм урман янгыннары чыгу мөмкинлеген киметү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк», – дип өстәде Илгизәр Зарипов.