Бүген Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә хакимият бинасында «Биләр урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Биләр урман хуҗалыгы» ТР ДБУ 2024 елдагы эшенә йомгаклар ясау һәм 2025 елның урман культуралары һәм янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Олег Леденцов, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр белгечләре катнашты.
Җитәкче-урманчы Рамил Нуруллин һәм урман хуҗалыгы директоры Роберт Сибгатуллин нотыклар белән чыгыш ясадылар. Алар узган ел урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләр һәм алдагы чорга өстенлекле бурычлар турында мәгълүмат бирделәр.
Киңәшмәгә йомгак ясап, Рәис Гомәров учреждениеләр эшчәнлегенә уңай бәя бирде.
«31 мартта урманнарда чираттагы янгын куркынычы сезоны башланды, – диде ул. – Иң куркыныч айлар – апрель һәм май. Урманнарыбызны саклау һәм яклау өчен көчләрне берләштерергә кирәк».
Чара тармакның алдынгы белгечләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.