Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Урман музеенда булдылар.
Экскурсияне музей директоры Илгиз Зарипов үткәрде, ул Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының тарихы һәм бүгенге торышы турында белемнәре белән уртаклашты. Студентлар республика урман утыртмаларының токым составы, үткәрелә торган урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре, «Татарстанның чиста урманнары», «Хәтер бакчасы» һәм «Урманны саклыйк» табигать саклау акцияләре турында белделәр. Шулай ук урманның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роленә аерым игътибар бирелде.
Экскурсия тәмамлангач, студентлар оештыручыларга урманнарны һәм тулаем экосистемаларны саклауның мөһимлеге турындагы белемнәрен киңәйтергә мөмкинлек биргәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.