ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында шахмат ярышларында катнашты

2025 елның 6 апреле, якшәмбе

5-6 апрельдә Казан шәһәрендә «Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка һәм го Республика олимпия резервы спорт мәктәбе» ДАУ Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында шахмат ярышлары узды.

Ярышларда Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары һәм Россия Федерациясе дәүләт идарәсе органнарының Татарстан Республикасы буенча территориаль структураларыннан 19 команда вәкилләре катнашты.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасын Тимур Галиев, Рөстәм Халиков, Алсу Антонова һәм Әлмирә Нуретдинова тәкъдим итте.

«Мин спартакиадада инде икенче тапкыр катнашам. Бу үз күнекмәләреңне сынап карау һәм башка ведомстволардан килгән хезмәттәшләрең белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек, – дип шәрехләде Рөстәм Халиков. – Миңа шахмат ошый, бу бит стратегик фикер йөртергә һәм төрле хәлләрне анализларга өйрәнергә мөмкинлек бирә торган уен».

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы 2011 елдан бирле республика территориясендә физкультура-спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү, дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең физик яктан камилләшүе өчен шартлар тудыру максатында үткәрелә. Быел шулай ук волейбол, баскетбол, мини-футбол, йөзү, җиңел атлетика һ.б. буенча да ярышлар узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International