Биектау районында Шәһәр яны урманчылыгы һәм Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгының эш йомгаклары каралды

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

Бүген Биектау авылындагы хакимият бинасында киңәшмә узды, анда «Шәһәр яны урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУнең 2024 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2025 елның янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре каралды.

Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Хәкимуллин, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Җитәкче-урманчы Илнур Кәшафиев һәм урман хуҗалыгы директоры Виталий Шмелев нотыклар белән чыгыш ясады. Алар узган ел урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләр һәм алдагы чорга өстенлекле бурычлар турында мәгълүмат бирделәр.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Рәис Гомәров белгечләргә «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектын гамәлгә ашыру, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урманнарны саклау һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү белән бәйле берничә йөкләмә бирде.

«Урман торгызу мәсьәләләренә аерым игътибар бирүегезне сорыйм. Барлык чаралар да билгеләнгән срокларда сыйфатлы башкарылырга тиеш», – дип билгеләде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International