«Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ белгечләре 14 нче прогимназиянең 2 нче сыйныф укучылары өчен «Урманны саклагыз» дигән темага дәрес үткәрделәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.
Дәрес барышында җитәкче-урманчы урынбасары Гүзәлия Латыйфуллина балаларга урманнар һәм аларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роле турында сөйләде.
«Урман – ул агачлар гына түгел, ул тулы бер экосистема, күп төрле хайваннар һәм үсемлекләр өчен йорт, шулай ук һава, сулыклар һәм туфракны саклаучы, – дип билгеләп үтте ул. – Без табигатькә сакчыл карарга һәм аны сакларга тиеш».
Урман торгызу буенча инженер Нурфия Ибраһимова мәктәп укучыларына Татарстан Республикасында үткәрелә торган «Хәтер бакчасы» һәм «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акцияләре турында сөйләде.
Дәрес азагында укучылар урманнарда янгын һәм санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белделәр.