ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Аксубай муниципаль районында булды

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Аксубай муниципаль районында булды. Анда ул «Аксубай урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Аксубай урман хуҗалыгы» ТР ДБУнең 2024 елдагы эшенә йомгак ясау буенча киңәшмә үткәрде.

Утырыш Аксубай авылындагы хакимият бинасында узды, аның эшендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Минголов катнашты.

2025 елның 2 нче кварталына ирешелгән нәтиҗәләр һәм бурычлар турында җитәкче-урманчы Андрей Ильмухин һәм урман хуҗалыгы директоры Сергей Кузнецов сөйләде.

Киңәшмә барышында «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектын гамәлгә ашыру, урман торгызу эшләрен башкару, саклагыч урман утыртмаларына нигез салу, янгын куркынычы булган хәлгә мониторинг ясау мәсьәләләре каралды.

Министр Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләр белгечләренә фидакарь хезмәтләре һәм үз эшләренә бирелгәнлекләре өчен рәхмәт белдерде.

«Гадәттәгечә, апрельдә республика урман хуҗалыгында киеренке чор башлана, – дип билгеләп үтте ул. – Алдагы чорга өстенлекле бурычлар – урманнарны сыйфатлы торгызуны тәэмин итү һәм урманнарны янгынга каршы кору буенча чаралар комплексын үткәрү».

«Шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясен оештыру мәсьәләләренә дә аерым игътибар бирүегезне сорыйм, – дип өстәде Равил Кузюров. – Бу акция – азатлыгыбыз һәм киләчәгебез өчен үз гомерен биргән геройлар истәлегенә хөрмәт».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International