Бөек Ватан сугышы ветераннары: Вакатов Андрей Максимович

2025 елның 8 апреле, сишәмбе

«Ветераннар китә, ләкин хәтер исән...» рубрикасын дәвам итәбез, анда Бөек Ватан сугышы геройлары, Татарстан Республикасының урман тармагы ветераннары турында сөйлибез. Бүген ветеран Андрей Максимович Вакатов язмышы турында сүз барыр.

Андрей Вакатов 1926 елның 31 октябрендә ТАССР Олы Кайбыч районы Рус Бәрлебашы авылында туа. Аның 6 ир һәм кыз туганы булган. Үсеп җиткәч, Андрей Вакатов колхозда балта остасы булып эшли башлый.

Фронтка 1943 елның 5 ноябрендә 17 яшендә алына. Башта Андрей Вакатов миномет ротасы курсанты була, аннары 2 нче Балтыйк буе һәм Ленинград фронтларында миномет командиры сыйфатында сугыша. Өч тапкыр яралана һәм 1945 елның 20 ноябрендә демобилизацияләнә.

Соңыннан Андрей Вакатов Лубян урман техникумын тәмамлый һәм 1949 елда тормышын урман хуҗалыгы белән бәйли. Гомумән алганда, ул урманга 38 ел гомерен багышлаган. Кайбыч урман хуҗалыгында урман технигы, урманчы, өлкән урманчы, Баулы урман хуҗалыгында өлкән урманчы, урман саклау һәм яклау инженеры, Тәтеш урман хуҗалыгы директоры, Әгерҗе урман сәнәгате хуҗалыгында баш урманчы, Шәһәр яны урман хуҗалыгында нормалаучы, мастер, урман культуралары инженеры булып эшли.

Андрей Вакатов «Кызыл Йолдыз», «I дәрәҗә Ватан сугышы» орденнары, «Батырлык өчен», «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре, «РСФСР урман байлыкларын саклаган һәм арттырган өчен», «Дәүләт урман сагында хезмәт итүгә ХХХ ел» билгеләре белән бүләкләнә, «Хезмәт ветераны» һәм «Татарстан АССР Атказанган урманчысы» исемнәренә лаек булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International