Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында 2025 елның беренче кварталында федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман сагын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Шушы чорда дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урман фонды җирләренә карата 6,4 мең патрульлек, 1,4 мең профилактик чара үткәрелгән.
Административ хокук бозулар турында барлыгы 18 беркетмә төзелгән. Төп хокук бозулар арасында – урманнарда санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, урманнардан файдалану кагыйдәләрен бозу һәм административ штрафны законда билгеләнгән вакытта түләмәү.
Моннан тыш, дәүләт урман инспекторлары гражданлык хокукы мөнәсәбәтләре кысаларында урманнан файдаланучыларның урман законнарында каралган мәҗбүри таләпләрне үтәвен контрольдә тоту һәм профилактикалау буенча эш алып барганнар.