Зеленодольск муниципаль районының Әйшә урта мәктәбенең «Зеленый дом» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Кошларга өй бүләк итик!» экологик акциясенә кушылганнар. Аның кысаларында укучылар «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ хезмәткәрләре белән берлектә мәктәп һәм Әйшә кишәрлеге урманчылыгы территориясендә сыерчык оялары элеп чыкканнар.
«Без үсеп килүче буынга экологик белем бирү һәм агарту эшен дәвам итәбез, – диде Зеленодольск сынау урман хуҗалыгының урманнан файдалану буенча инженеры Оксана Горбатенко. – Сыерчык оялары кую – кошлар өчен уңайлы мохит булдыру һәм балаларны табигатьне саклау буенча актив эшләргә рухландыру өчен менә дигән мөмкинлек».