Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы токым орлыкларының беренче ротациясен чәчү эшләре төгәлләнде.
Үзәк директоры Рәсүл Яруллин сөйләвенчә, барлыгы 4 млн.данә чыршы, нарат һәм карагай орлыгы чәчелгән.
«Чәчкеннәр май башына кадәр теплицаларда үсәчәк, аннары аларны үстерү кырларына күчерү планлаштырыла. Шул ук вакытта орлыкларның икенче ротациясен чәчү эшләре дә барачак», – диде ул.
Исегезгә төшерәбез, ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең җитештерү куәте елына 12 млн.данә чәчүлек тәшкил итә. Татарстан Республикасында стандарт утырту материалын үстерү «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында үткәрелә. Быел барысы 30,9 млн.данә чәчүлек үстерү планлаштырылган.