Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов эш визиты белән Чүпрәле һәм Буа муниципаль районнарында булды.
Чүпрәле районында Илгизәр Зарипов 2025 елда урман торгызу эшләрен башкару һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Чара Иске Чүпрәле авылында хакимият бинасында узды.
Буа районында министрның беренче урынбасары утырышта катнашты, анда 2024 елда «Буа урманчылыгы» ДКУ һәм «Буа урман хуҗалыгы» ДБУ эшенә йомгаклар ясалды һәм алдагы чорга бурычлар билгеләнде. Чара Буа шәһәре хакимият бинасында узды, анда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов катнашты.
Ирешелгән нәтиҗәләр турындагы нотыклар белән җитәкче-урманчы Илнар Гатауллин һәм урманны саклау һәм яклау буенча инженер, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Энҗе Садыйкова чыгыш ясады.
Илгизәр Зарипов ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең узган елдагы эшенә уңай бәя бирде. «2025 елда да эш темпларын акрынайтмавыгызны сорыйм, – диде ул. – Хәзер төп өстенлекләр – урманнарны сыйфатлы торгызу һәм урман янгыннарын булдырмауга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру».