Рослесхозда УК ФДМС системасы белән эшләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2025 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасы белән эшләү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков үткәрде.

Чарада РФ урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмә барышында УК ФДМС белешмәләр кертү, система ярдәмендә дәүләт хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре каралды. Белешмәләр кертү эшләрен агымдагы елның 25 апреленә кадәр төгәлләргә кирәклеге билгеләп үтелде.

Катнашучылар шулай ук системаны эшләтү белән бәйле проблемалар һәм аларны хәл итү мөмкинлекләре турында да фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International