Татарстанның мәктәп урманчылыклары «Урман буыны 2.0» онлайн-квестында катнаша ала

2025 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

«Урман буыны 2.0» республика онлайн-квестында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады.

Конкурс Татарстан мәктәп урманчылыкларының 7-16 яшьлек 6 кешедән торган командалары арасында үткәрелә. Бер уку йортыннан бер генә команда катнаша ала. Гаризаны 2025 елның 14 апреленә кадәр бирергә мөмкин.

«Урман буыны 2.0» онлайн-квесты агымдагы елның 14 апреленнән 20 маена кадәр узачак. Катнашучыларга 14 интерактив практик бирем үтәргә туры киләчәк.

Тулырак мәгълүматны монда белергә мөмкин: https://vk.com/public153877044?w=wall-153877044_171.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International