Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проектының «Илебезнең пилотсыз авиация системаларына ихтыяҗны стимуллаштыру» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча утырыш узды. Аны Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Александр Панфилов үткәрде.
Видеоконференция режимында узган чарада урман хуҗалыгының идарә органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә барышында 2025 елда урман хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен пилотсыз авиация системаларын сатып алу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләргә «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проекты кысаларында сатып алынган 28 пилотсыз очу аппараты тапшырылган иде. Быел тагын 3 шундый аппарат сатып алу планлаштырылган.