Кукмара районында 2025 елда урманнарны торгызу һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләрен карадылар

2025 елның 11 апреле, җомга

Бүген Кукмара шәһәре хакимият бинасында 2025 елда урманнарны торгызу һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, авыл җирлекләре башлыклары һәм районның авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Нотыклар белән «Лубян урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Фәрдүс Хәбибрахманов һәм «Саба урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Азат Зиннәтуллин чыгыш ясадылар.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Рәис Гомәров белгечләргә урманнарда патрульлек итү, урман янгыннарына каршы пропаганда алып бару һәм башка йөкләмәләр бирде.

«Урманнарда янгын куркынычы сезоны киеренке булыр дип көтелә, барлык структуралар һәм оешмаларның үзара килешеп эшләве мөһим», – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International