Татарстан Республикасында 2025 елгы урман культуралары сезоны ачылды. Беренчеләрдән булып урман культураларын утыртуга республиканың Әлмәт, Кызыл Йолдыз һәм Мамадыш урман хуҗалыклары белгечләре кереште. Эшләр «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында үткәрелә.
«Быел урман культуралары кампаниясе 7 апрельдә башланды. Бу узган ел белән чагыштырганда 8 көнгә иртәрәк, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. – Бүгенге көндә урман фондында урман торгызу эшләре 100 гектар мәйданда башкарылды инде».
«План буенча, агымдагы елда 1450 гектар мәйданда яңа урман культуралары утыртасы бар», – дип өстәде ул.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елда Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проекты буенча 2841 гектарда урман торгызу эшләре башкарылачак. Шул исәптән табигый урман торгызу 1138,5 га мәйданда планлаштырылган, катнаш урман торгызу – 2 га, «компенсацион» урман торгызу – 250 га.
Моннан тыш, язгы урман культуралары чоры кысаларында Татарстан Республикасында 1,9 мең га – мәйданда саклагыч урман утыртмалары утырту, 4,6 мең га – мәйданда урман культураларын тулыландыру, 21 га базислы урман питомникларында орлыклар чәчү эшләре башкарылачак.
«Экологик иминлек» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2025 елдан гамәлгә ашырыла башлады. Проектта өч максатчан индикаторга ирешү билгеләнгән: «урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата нисбәте, %», «урман торгызу мәйданнарын урман урнашкан җирләргә кертү (үсә барган нәтиҗә белән), мең га» һәм «урман фонды җирләрендә урман янгыннары мәйданын 2021 елга карата киметү, %».